Фото: Денис Гордийко
Җомга көнне, 20 мартта, ТР Милли китапханәсендә «Рус поэзиясенең француз рифмалары» музыкаль-шигъри кичәсе узачак. Кунакларны француз романтикасы мохитенә чумарга чакыралар. Программада: француз һәм Европа композиторлары әсәрләренә рус шагыйрьләренең шигырьләрен уку.
Кичәнең кураторы француз теле укытучысы Артем Лазарев булачак. Тыңлаучылар өчен Евгений Евтушенко, Арсений Тарковский, Владимир Набоков, Осип Мандельштам, Саша Черный һәм башка авторларның әсәрләре яңгыраячак.
Шигъри текстлар танылган композиторлар – Фредерик Шопен, Клод Дебюсси, Камил Сен‑Санс, Габриэль Форе, шулай ук Владимир Косма һәм Жан‑Мишель Жарр музыкасы белән озатылачак.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Кичәгә алдан теркәлү буенча килергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.