Уен 4:3 хисабы белән тәмамланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь, Алсу Сафина). Бүген Казанда 1/8 финал матчында Франция җыелма командасы 4:3 хисабы белән Аргентина командасын җиңде. Француз командасы өчен “Казан Арена” чын мәгънәсендә уңышлы стадион булды. Биредә ул 16 июньдә Австралия командасын 2:1 хисабы белән җиңгән иде.
Хисапны 13-нче минутта Антуан Гризманн ачты, ул Иран арбитры Алиреза Фагани билгеләгән пенальтины гамәлгә ашырды. Беренче тайм азагында, 41-нче минутта, Аргентина командасы футболчысы Анхель Ди Мария күп сандагы Аргентина уенчыларын шатландырып, хисапны тигезләде.
Аргентина футболчылары икенче таймның өченче минутында француз командасы капкасына тагын бер туп кертте, гол авторы Габриэль Меркадо булды.
Француз футболчылары да бирешергә җыенмады – 57-нче минутта Бенжамен Павар аргентиналыларга гол кертте. Тагын 7 минуттан соң Франция командасын лидерлыкка Килиан Мбаппе чыгарды, тагын 4 минуттан тагын бер кол кертте, хисап 4:2 булды.
Аргентина җанатарларының өметләре сүрелә барды, ә футболчылары хисапны тигезли алмады. Очрашу азагында, өстәмә вакытның 3-нче минутында, Серхио Агуэро гол кертте һәм хисап 3:4 булды. Җиңелеп, Көньяк Америка җыелма командасы чемпионаттан китә. Француз футболчылары мундиальнең чирек финалына үтте.
Аргентина һәм Франция матчы Казанда 42 мең 873 тамашачы җыйды. Әлегә бу “Казан Аренадагы” матчларның рекорды булып тора.
Әлеге матчка Казанга танылган Аргентина футболчысы Диего Марадона һәм Көньяк Америка җыелма командасының 77 яшьлек җанатары Карлос Паскуаль Тула килде.
Аргентина командасы килүенә Казан үзәгендә, футболчылар тукталган кунакханә янында команда капитаны Лионель Месси сурәте белән паблик-арт барлыкка килде.
Бүгенге уен Казанда узарга тиешле бишенче уен булды. Соңгы матч “Казан Аренада” 6 июльдә узачак.