Фото «Игелекле Казан» КБАО тарафыннан тәкъдим ителде
«Дети. АУ. РАСправим крылья» фотосурәтләр күргәзмәсе – «Крылья» инклюзив үзәгенең
«Җанлы рәсемнәр»е «Махсус караш» форум-фестиваленең финалына чыкты. Проект иң көчле инициативалар унлыгына кергән, ә конкурска бөтен Россиядән 50дән артык гариза килгән булган.
«Безнең өчен бу бик зур шатлык һәм мөһим танылу. Без яшүсмерләребезгә ышанган, инклюзив сәнгатькә ярдәм иткән һәм бу тарихларны дөньяга танытырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле», – дип билгеләделәр «Игелекле Казан» КБАО матбугат хезмәтендә.
Фотосурәтләр күргәзмәсендә танылган рәссамнарның эшләре-күчермәләре
тәкъдим ителгән . Чын сурәт белән охшашлыкның төп принцибы яктылык, костюмнар, грим белән ирешелгән, ә геройның эчке дөньясы «Крылья» үзәге резидентларының эчке дөньясына охшаш.
«Махсус караш» IV Бөтенроссия иҗтимагый театр форум-фестивале 21 майдан 24 майга кадәр Мәскәүдә узачак. Анда дәүләт һәм бәйсез театрлар, рәссамнар, сәнгать берләшмәләре һәм үз проектларында әһәмиятле иҗтимагый темаларны тикшерүче белгечләр катнашачак.