Спикерлар – архитекторлар Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко, Никита Явейн, Рубен Аракелян һәм башка экспертлар.
Фото: Денис Гордийко
Форум архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендә якынча 200 экспертны берләштерәчәк. Спикерлар сыйфатында «Цимайло Ляшенко һәм партнерлар» архитектура бюросына нигез салучылар Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко, «Студия 44» архитектура бюросы җитәкчесе Никита Явейн, «Ситимейкерс»ка нигез салучы Петр Кудрявцев, WALL архитектура бюросы архитекторы һәм җитәкчесе Рубен Аракелян һәм башка экспертлар чыгыш ясаячак.
Быел «Казаныш» темасы очраклы гына сайланмаган. Ул ТР башкаласының яшьләр тормышы өчен уңайлы булган Россия шәһәрләре өчлегенә керүе белән бәйле. Очрашуларда катнашучылар шәһәрдә нинди яшьләр киңлекләре җитмәве, нинди торак һәм эш яшьләрне җәлеп итүе турында фикер алышачак, шулай ук мәктәпнең киңлек эволюциясе һәм заманча кампуслар турында беләчәкләр. Форум алдыннан сораштыру үткәрелә, ул яшьләрнең шәһәрдән канәгатьлеген бәяләргә һәм аларның ихтыяҗларын белергә мөмкинлек бирәчәк. Үз фикереңне сылтама буенча калдырырга була.
Шулай ук форумда сәнәгать территорияләрен реновацияләү турында сөйләячәкләр, төзелештә һәм проектлауда яңа технологияләр тәкъдим итәчәкләр һәм архитектура конкурслары уздырачаклар. Өч көн эчендә 30 дан артык актуаль тема буенча фикер алышу планлаштырыла.
Әйтик, иртәгә, 1 нче декабрьдә, «Урам» экстрим-паркының 3 нче лекториясендә 18:00 сәгатьтә сәнәгать зонасын реновацияләү темасына дискуссия булачак. Очрашуда катнашучылар элеккеге сәнәгать районнары урынында креатив кластер формалаштыру турында сөйләшәчәк. Тормышка ашырылган кейсларны «Новая Голландия» кеше кулы белән ясалган утрау архитекторы һәм ludi_architects архитектура бюросына нигез салучы Любовь Леонтьева, «Архитектура артыклыгы» проектына нигез салучы һәм баш мөхәррире Павел Гнилорыбов, урам сәнгате өлкәсендә проектлар кураторы һәм «Винзавод» заманча сәнгать үзәге арт-директоры Сабина Чагина һәм башка спикерлар тәкъдим итәчәк.
Дискуссия профессиональ һәм әлеге юнәлештә яңа эшли башлаган архитекторлар, шәһәр мохите дизайнерлары, социологлар, шәһәр креатив җәмгыятьләре вәкилләре, профильле югары уку йортлары студентлары һәм сәнәгать зоналары янында яшәүче шәһәрлеләр өчен кызыклы булачак. Керү «Казаныш» билетлары буенча башкарылачак.
Форум программасында шулай ук ВМХ-тамаша һәм башка активлыклар бар. «Казаныш»ның соңгы көнендә шәһәрдә иң яхшы архитектура объекты смотр-конкурсына йомгак ясалачак, анда быел 126 эш тәкъдим ителде.
Форумның җентекле программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» форумы беренче тапкыр Казанда 2021 елның декабрендә узды. Ул вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург, ТР башкаласы, Екатеринбург, Киров, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Ярославль һәм Россиянең башка шәһәрләреннән архитекторлар катнашты.