Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.11.2023, 16:14

«Казаныш» халыкара форумга әйләнде – форумда беренче тапкыр Кытай, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Көньяк Африка Республикасы һәм башка илләр катнашачак

Чарага 20 дәүләт чакырылган, спикерлар арасында дөньякүләм танылган шәһәр төзүчеләр һәм Россиянең әйдәп баручы архитекторлары бар

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь, Камилә Вилданова). Татарстан башкаласында берничә ел элек шәһәр Мэры Илсур Метшин инициативасы белән барлыкка килгән «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы халыкара статуска ия булды. БРИКС илләре саммиты алдыннан анда Кытай, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Көньяк Африка Республикасы һәм Катар катнашачак. Казанга чакырулар 20 дәүләт вәкилләренә, шул исәптән Аргентина, Мисыр, Согуд Гарәбстанына җибәрелде. Җиде мең катнашучы белән 70 ләп чара планлаштырылган, дип хәбәр итте бүген матбугат конференциясендә шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

«Казаныш» 5 нче декабрьдән 7 нче декабрьгә кадәр Камал театрында узачак. Архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендәге мөһим вакыйга ТР башкаласында 2024 елның октябрендә – БРИКС илләре саммиты алдыннан булачак. Шуңа күрә форумда иң беренче чиратта әлеге халыкара оешмага керү өчен әгъза-дәүләтләр һәм кандидатлар катнашуы планлаштырыла.

Казандагы форумда дөньякүләм танылган экспертлар чыгыш ясаячак. Россияне илнең Wowhaus, ASADOV, «Остоженка» һ.б. кебек әйдәп баручы бюролары архитекторлары тәкъдим итәчәк.

Спикерлар беренче ике көндә өч төп тема буенча фикер алышачак: Казанның үзенчәлеге, эре инфраструктура транспорт проектларының шәһәр үсешенә йогынтысы һәм яр буе зоналарының әһәмияте, дип җиткерде Илсөяр Төхвәтуллина. Форумны күпмилләтле шәһәр тормышына багышланган фикер алышу ачачак. «Казан – уникаль шәһәр, анда без күп санлы культураларның кушылуын күзәтәбез. Архитектурада ниндидер бер юнәлеш турында гына сөйләшергә туры килми. Бу киләчәктә яңгырарга тиешле уникаль тарих», - дип билгеләп үтте ТР башкаласының баш архитекторы.

Икенче тема Казан белән Мәскәүне тоташтырачак М-12 федераль трассасын ачуга багышланачак.

Ул шулай ук экспертлар юл инфраструктурасы белән бәйле проектлар турында гына түгел, шулай ук төбәк үсешенә йогынты ясый һәм торак пунктлар, мәгариф үзәкләре һ.б. булдыруга ярдәм итә ала торган күчеп утыру төеннәре, транспорт хаблары төзелешен дә караячаклар, дип өстәде.

Шәһәрнең яр буе зоналарын үстерү форумның өченче төп темасы булачак – Казан әле бу юнәлештә эшли генә башлады, дип ассызыклады шәһәрнең баш архитекторы. Сулыклар буйлап объектлар төзүнең эре инвестиция проектларын эшләүдә катнашкан командалар спикерлар булып торачак. Шул исәптән алар елга инфраструктурасын үстерү турында фикер алышачак.

Форумның өченче көне инклюзия, балалар һәм яшьләр өчен шәһәр концепциясе, ясалма интеллект мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланачак. Аерым алганда, тамашачыларга Presence of the future метадөньясында беренче архитектура биенналесы проектлары тәкъдим ителәчәк.

Форум уздырылган көннәрдә «Үзенчәлек чагылышы» күргәзмәсе планлаштырылган, open callда теркәлү инде ачылды. Үз проектларын күрсәтергә теләгән командалар өчен махсус каталог-белешмә булдырылачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Казаныш» форумы «УРАМ» экстрим-паркында узды. Бер мәйданчыкта архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендәге 200 гә якын эксперт җыелды. «Яшьләр өчен шәһәр» фикер алышуларның төп темасы булды.

Фоторепортаж
«Казаныш» форумына 20 дәүләт вәкилләре чакырылган
Видеорепортаж
02.11.2023 13:29
«Казаныш» архитектура форумына 7 меңнән артык кеше киләчәк
Барлык яңалыклар