В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарага 20 дәүләт чакырылган, спикерлар арасында дөньякүләм танылган шәһәр төзүчеләр һәм Россиянең әйдәп баручы архитекторлары бар
Фото: Марат Мөгыйнов
«Казаныш» 5 нче декабрьдән 7 нче декабрьгә кадәр Камал театрында узачак. Архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендәге мөһим вакыйга ТР башкаласында 2024 елның октябрендә – БРИКС илләре саммиты алдыннан булачак. Шуңа күрә форумда иң беренче чиратта әлеге халыкара оешмага керү өчен әгъза-дәүләтләр һәм кандидатлар катнашуы планлаштырыла.
Казандагы форумда дөньякүләм танылган экспертлар чыгыш ясаячак. Россияне илнең Wowhaus, ASADOV, «Остоженка» һ.б. кебек әйдәп баручы бюролары архитекторлары тәкъдим итәчәк.
Спикерлар беренче ике көндә өч төп тема буенча фикер алышачак: Казанның үзенчәлеге, эре инфраструктура транспорт проектларының шәһәр үсешенә йогынтысы һәм яр буе зоналарының әһәмияте, дип җиткерде Илсөяр Төхвәтуллина. Форумны күпмилләтле шәһәр тормышына багышланган фикер алышу ачачак. «Казан – уникаль шәһәр, анда без күп санлы культураларның кушылуын күзәтәбез. Архитектурада ниндидер бер юнәлеш турында гына сөйләшергә туры килми. Бу киләчәктә яңгырарга тиешле уникаль тарих», - дип билгеләп үтте ТР башкаласының баш архитекторы.
Икенче тема Казан белән Мәскәүне тоташтырачак М-12 федераль трассасын ачуга багышланачак.
Ул шулай ук экспертлар юл инфраструктурасы белән бәйле проектлар турында гына түгел, шулай ук төбәк үсешенә йогынты ясый һәм торак пунктлар, мәгариф үзәкләре һ.б. булдыруга ярдәм итә ала торган күчеп утыру төеннәре, транспорт хаблары төзелешен дә караячаклар, дип өстәде.
Шәһәрнең яр буе зоналарын үстерү форумның өченче төп темасы булачак – Казан әле бу юнәлештә эшли генә башлады, дип ассызыклады шәһәрнең баш архитекторы. Сулыклар буйлап объектлар төзүнең эре инвестиция проектларын эшләүдә катнашкан командалар спикерлар булып торачак. Шул исәптән алар елга инфраструктурасын үстерү турында фикер алышачак.
Форумның өченче көне инклюзия, балалар һәм яшьләр өчен шәһәр концепциясе, ясалма интеллект мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланачак. Аерым алганда, тамашачыларга Presence of the future метадөньясында беренче архитектура биенналесы проектлары тәкъдим ителәчәк.
Форум уздырылган көннәрдә «Үзенчәлек чагылышы» күргәзмәсе планлаштырылган, open callда теркәлү инде ачылды. Үз проектларын күрсәтергә теләгән командалар өчен махсус каталог-белешмә булдырылачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Казаныш» форумы «УРАМ» экстрим-паркында узды. Бер мәйданчыкта архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендәге 200 гә якын эксперт җыелды. «Яшьләр өчен шәһәр» фикер алышуларның төп темасы булды.