В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Укытучылар көне кысаларында узды
Татарстанда педагогика тармагы хезмәткәрләренә 6 мең көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылды. «Нәфис» хәйрия фонды Укытучылар көне алдыннан акция үткәрде. Җыелмалар Татарстанның Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнарына, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына җибәрелде.
«Безнең педагоглар аерым игътибарга лаек. Без үсеп килүче буынны тәрбияләүгә көн саен күңелен һәм бөтен көчен бирүчеләргә ярдәм итүебезгә шатбыз. Бу бүләкләр – хезмәтләре һәм профессияләренә тугры булулары өчен ихлас рәхмәт билгесе», – диде «Нәфис» ХФының гамәлгә куючысы һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.
Көнкүреш химиясе җыелмаларына кер юу порошоклары, чистарткычлар, сабын (сыек һәм каты), шулай ук савыт-саба юу сыеклыклары кергән. Педагогларга бүләкләр муниципалитетлар администрацияләре оештырган бәйрәм чараларында тапшырылачак, дип хәбәр итте «Нәфис» ХФ.
Исегезгә төшерәбез, Укытучылар көне алдыннан Казанда «Укытучыга котлау хаты» акциясе узачак. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар яраткан укытучыларына бөтен Россия мәктәпләренә котлаулар җибәрә алачак. Ә шәһәр билбордларында Казанның иң яхшы педагогларының портретлары пәйда булачак.