Катнашу өчен гаризаны 23 нче июльгә кадәр бирергә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь). Гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР грантларын бирү конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү 23 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел гомуми грант фонды 106,6 млн сум тәшкил итте.
Конкурс түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала: социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау, сәламәтлекне саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау, тарихи хәтерне саклау, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту һ.б.
Катнашуга гаризалар электрон формада «Грант конкурсы» мәгълүмат системасы аша сылтама буенча кабул ителә. Һәр коммерцияле булмаган оешма бер генә проект тәкъдим итә ала, соралган грант суммасы 3 млн сумнан артмаска тиеш.