ТР башкаласында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында бөтенроссия һәм халыкара чаралар көтелә
Фото: Денис Гордийко
24-27 нче апрельдә Казанда «Музей маршрутлары» бөтенроссия чарасы узачак, анда тәҗрибә уртаклашу өчен музей хезмәткәрләре җыелачак. Шәһәрдә 300 гә якын кунак көтелә, алар арасында РФ Мәдәният министрлыгы вәкилләре, ил музейлары җитәкчеләре, тармак экспертлары һәм ТР районнарының мәдәният идарәләре хезмәткәрләре булачак. Төп чаралар 25-26 нчы апрельгә билгеләнгән.
Форумның беренче көнендә, 25 нче апрельдә, Качалов исемендәге театрда музейлар арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау планлаштырыла. Татарстан өчен бу – үз проектларын ил дәрәҗәсендә тәкъдим итү һәм республикага Россиянең башка төбәкләреннән зур күргәзмәләр алып килү мөмкинлеге. Узган ел шундый алты килешү имзаланды, хәзер алар барысы да эштә. Алга таба форум планы буенча – проект-аналитик сессия.
Казанда фондлар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. «Бу безнең, шул исәптән Татарстан Милли музее өчен дә мөһим мәсьәлә. Чара хезмәткәрләр өчен укыту формасында алып барылачак. Лекция өлешеннән тыш, «сорау-җавап» форматы да булачак», – дип, планнары белән уртаклашты учреждение директоры Алиса Вяткина.
Форумның беренче көне ачык сессия белән тәмамланачак, анда «Тукай иҗаты һәм Пушкин иҗаты» лекциясе белән Дәүләт әдәби музее директоры Дмитрий Бак чыгыш ясаячак. Әлеге чарага федераль һәм Казан театрлары актерларын да чакыру планлаштырыла. Теркәлү бу атнада ачык булачак.
Икенче көнне форум Фешин исемендәге сәнгать училищесында дәвам итәчәк, анда ил башкаласыннан кураторлар белән берлектә эшләнгән «Чикләрсез Казан» проекты презентацияләнәчәк.
Форумның турыдан-туры трансляциясе сайтта алып барылачак.
ТР башкаласында 19-24 нче майда узачак Бөтенроссия китапханә конгрессына әзерлек эшләре бара. Ул беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә оештырылачак. Казанга Кытай, Сербия, Иран, Һиндстан һәм Кубадан вәкилләр, шулай ук Евразия китапханә Ассамблеясының 50 яшь делегаты киләчәк.
ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова хәбәр итүенчә, чарага 1040 кеше теркәлгән. Конгресска барлыгы 1,5 меңгә якын катнашучы килүе көтелә. Аларны теркәү 15 нче апрельдә тәмамланачак.
«Күп полярлы дөньяда китапханә» – чараның төп темасы. Конгресста катнашучылар китапханәләрне модернизацияләүнең барышы, хәзерге чынбарлыкта алар үзләрен ничек «хис итәләр», киләсе буын өчен милләтнең мәдәни кодын ничек саклап калырга дигән темаларга фикер алышачаклар.
«Россия китапханәләр ассоциациясенең республиканы 200 квоталы урын белән тәэмин итүе бик мөһим, бу, взнос түләмичә, секция эшендә катнашу мөмкинлеге бирә. Моннан муниципаль белгечләр отачак кына, чөнки алар конгрессның барлык чараларында да бушлай катнаша алачак», – дип билгеләп үтте Мәдинә Тимерҗанова.
Форум барышында кунаклар конгрессның 40 секциясе белән таныша алачак, аларга комплектатор, реставратор, китапханә блогеры мәктәпләре дә тәкъдим ителәчәк. Беренче тапкыр казакларның тарихи-мәдәни мирасын саклау темасына махсус секция ачылачак. Тагын 10 чарага танылган шәхесләрне җәлеп итәчәкләр.
«Конгресс кысаларында дүрт көн дәвамында китап ярминкәсе һәм һөнәри җиһазлар күргәзмәсе эшләячәк. Чараларда төрле нәшрият вәкилләре катнашачак, аларны Россия китапханәләр ассоциациясе җәлеп итәчәк», – диде спикер.
19-23 нче июньдә Казанда үткәреләчәк II Бөтенроссия балалар фольклориадасына 1 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Чара БРИКС уеннары барган көннәрдә узачак.
Бүгенге көндә инде 83 төбәк чарада катнашуын раслады. ТР Мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова сүзләренә караганда, сайлап алу вакытында өстенлек чыгышлары үз төбәгенең фольклорына нигезләнгән коллективларга биреләчәк.
Фольклориаданы ачу 20 нче июньгә билгеләнгән. Программага дистәләгән чаралар керәчәк: бәйрәм йөреше, флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади очрашулар. Аларны шәһәрнең иң яхшы сәхнә мәйданчыкларында, паркларда һәм мәйданнарда карарга мөмкин булачак.
Фестиваль Сабантуй вакытында дуслык хоры белән тәмамланачак.
Камилә Вилданова