В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция 14 нче июньдә узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). Республика кан үзәге Бөтендөнья донорлар көненә багышланган җәйге акциядә катнашырга чакыра.
Чара 14 нче июньдә көндезге 8 дән 12 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча узачак. Донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган кешеләр өчен (критерийларның берсе 18 яшьтән өлкәнрәк һәм авырлык 55 килограммнан артык булу) кан әзерләүнең мобиль комплексы эшләячәк.
10:00 сәгатьтә үзәк каршындагы мәйданчыкта Россиянең мактаулы донорларына мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре, шулай ук донор хәрәкәте активистларына рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы узачак. Тантаналы чара барышында Renaissance камера оркестры һәм иҗат коллективлары катнашында музыкаль паузалар планлаштырыла.
Ахырда флешмоб булачак-волонтерлар, донорлар һәм кызыл футболкалы медицина хезмәткәрләре донор хәрәкәте һәм гуманизм, шәфкатьлелек символы буларак зур тамчы кан образы тудырачак. Бу көнне барлык донорлар үзләре белән Кан үзәгеннән һәм DonorSearchтан сувенирлар алачаклар, дип ачыклык кертте оештыручылар.
Бу вакыйгада катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк.