В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында «Безнең ишегалды тавышы» башлана
Фото: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында «Безнең ишегалды тавышы» халык караокесы конкурсын уздыру даталары билгеле булды.
Сайлап алу чаралары 17:00 сәгатьтә, теркәү 16:30 да башлана. Конкурс мәйданчыклары түбәндәге адреслар буенча оештырыла:
21 нче августта – Ямашев проспектындагы 73 нче йорт ишегалдында;
22 нче августта – Караганда урамындагы 6 нчы йорт ишегалдында;
23 нче августта – Чистай урамындагы 57 нче йорт ишегалдында.
Конкурс финалы 25 нче августта 16:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында узачак.
Конкурста катнашучылар өчен теркәлү түбәндәге сылтама буенча уздырыла. Барлык сораулар буенча район администрациясенең мәдәният бүлегенә түбәндәге номер буенча мөрәҗәгать итәргә була: +7(843)223-22-33 (эчке 1381, 1382).