Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2022, 17:00

Камал театрының яңа концепциясенә конкурс финалистлары экспертларга үз эшләрен тәкъдим итте

Барлык командалар да каралды, һәм алга таба проектларны эшләп бетерәчәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Камал театрының яңа бинасына архитектура концепциясен эшләүгә ачык халыкара конкурс финалистлары экспертларга эшнең беренчел нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Тәкъдим итү 12-нче һәм 14-нче гыйнварда онлайн-форматта узды.

Эшләрне 8 консорциум тәкъдим итте. Очрашуда Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, конкурсның эксперт советы рәистәшләре һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмамбетова, театр директоры Илфир Якупов һәм башкалар катнашты.

Эшләрне тәкъдим итү ике блоктан торды: һәр командага үз проектларын күрсәтү өчен 30 минут бирелде, ә аннары экспертлар үз бәясен җиткерде, дип хәбәр итә конкурс матбугат хезмәте.

Архитекторлар барысын да исәпкә алырга тырыштылар: театрга керү юлының уңайлы урнашуын, җәмәгать транспорты тукталышларыннан җәяүлеләр агымы юнәлешен, район буенча хәрәкәт итүнең мөмкин булган сценарийларын, автомобиль кую урыннарын, биеклек буенча чикләүләр һәм җир асты суларының дәрәҗәсен, ел фасылларының алышынуын, бинаның тышкы кыяфәтен һәм башка бик күп нәрсәләрне.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директор Илфир Якупов бинадагы эчке логистиканы бәяләделәр һәм тамашачылар өчен театрдагы уйңайлылыкка кагылышлы теләкләрен белдерделәр. Мәсәлән, аларны сәхнәнең барлык урыннардан да яхшы күренүе, керү урыннары җитәрлек булуы кызыксындырды.

Шулай ук экспертлар катнашучыларга конкурсантларның проектлары татар тәңгәллеген чагылдырырга, төп милли театрга булган өметләргә туры килергә тиешлеген искәрттеләр.

Барлык командалар да экспертлардан конструктив тәнкыйть алды һәм үз проектларын эшләп бетерәчәкләр.

3-нче февральдә конкурс эшләрен кабул итү тәмамланачак, һәм жюри әгъзалары җиңүчене сайларга керешәчәк, ул икенче ай уртасында билгеле булачак. Алар театрның булачак бинасының төзелеш территориясен карадылар, урынның үзенчәлекләрен өйрәнделәр.

Исегезгә төшерәбез, 23-нче июльдә архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгегә старт бирелде. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры инициативасы буенча үткәрелә. Бәйге ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. 12-нче октябрьдә жюри утырышы нәтиҗәләре буенча финалга 8 консорциум чыкты.

Ноябрьдә Казанда финалистлар өчен семинар оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова тарафыннан Г.Камал исемендәге театр буенча бушлай экскурсияләр башланды.

Барлык яңалыклар