В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мирный» чаңгы-биатлон комплексында һәвәскәрләр дә, профессиональ спортчылар да җыелачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Старт алдыннан трассаны узу буенча кыскача инструктаж үткәреләчәк. Башта 1 км дистанциягә һәвәскәрләр чыга, аннары спортчылар 2 км узачак.
Чаңгысыз килгән катнашучылар прокат хезмәтеннән файдалана алачак. Моның өчен документ калдыру сорала, аны, инвентарьны базага кайтарганда, иясенә кире бирәчәкләр.
«Сезне чын спорт бәйрәме көтә – көрәш дәрте, җанатарлар, яраткан җырлар, «Яшәү яме» проекты коллективыннан чыгышлар, кыр кухнясы, кайнар чәй һәм, әлбәттә, җиңүләр», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Теркәлү 9:00 сәгатьтә башланачак. Беренче массакүләм старт 10:00 сәгатьтә биреләчәк. Артистларның чыгышларын кунаклар һәм катнашучылар 11:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр карый алачак, аннан соң ярыш призерлары һәм җиңүчеләре бүләкләнәчәк.
Чаңгы ярышларының финалы «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында узачак.