Мондый карар коронавирус таралу куркынычын булдырмас өчен кабул ителде, дип билгеләп үтте Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казанда яз көне узарга тиешле Суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этаплары көзгә күчерелде. Мондый уртак карарны Халыкара йөзү федерациясе (FINA) һәм Татарстан башкаласында ярышларны оештыручылар кабул итте.
«Коронавирус таралу куркынычын булдырмас өчен, без ярышларны оештыручылар белән бергә Казанда аларны күчерү турында карар кабул иттек. Катнашучыларның, оештыручыларның һәм тамашачыларның куркынычсызлыгы чараларны уздырганда федерация өстенлекләреннән санала», – Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе сүзләрен «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы матбугат хезмәте китерә.
Исегезгә төшерәбез, суга сикерү буенча ярышлар Казанда 20-22-нче мартта узарга тиеш иде. Хәзер алар сентябрь-октябрь айларына күчерелде. Татарстан башкаласында 17-нче апрельдән 19-нчы апрельгә кадәр узарга тиеш булган Синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабын уздыру вакытлары аныклана. Үткәрү вакыты турындагы карар якын арада кабул ителәчәк.