В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музейда совет кешесенең көнкүреше белән бәйле меңнән артык оригиналь экспонат тупланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). 14 май көнне Төркиянең Анталия шәһәрендә Социалистик көнкүреш музее филиалының ачылу тантанасы узачак. 900 квадрат метр мәйданлы бинада анталиялеләргә 6 залда 70-80 еллар совет кешесенең көнкүреше белән бәйле меңнән артык оригиналь экспонат күрсәтеләчәк.
Музейда “Бәхетле балачак”, “Совет модасы”, “Совет кинозалы”, “70-нче елларның бию мәйданчыгы”, әһәмиятле китаплар китапханәсе, коворкинг, фонотека, караоке-зал һ.б. бүлекчәләр тәкъдим ителәчәк.
Искәртергә кирәк, Социалистик көнкүреш музее проекты 1991 елдан яшәп килә һәм Казаннан кала аның Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Парижда, Брюссельда һәм Самарада экспозицияләре бар, дип хәбәр итә музей матбугат хезмәте.