Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2024, 16:41

Казанда приют хайваннарына ярдәм итүне күз алдында тоткан WOOF фестивале узачак

Мәйданчыкта этләр һәм мәчеләр күргәзмәсе, шулай ук азык, уенчыклар һәм медикаментлар кабул итү оештырылачак

Фото: Денис Гордийко

Казанның «Ак Барс Арена» стадионы мәйданчыгында 18-19 нчы майда ел саен үткәрелә торган WOOF хәйрия фестивале узачак. Анда җирле приютлардан һәм төбәкләрдән 90 нан артык эт һәм мәче тәкъдим ителәчәк. Алар барысы да сәламәт, прививкалар ясатылган, паспортлары бар. Йорт хайваннары шулай ук стерилизацияләнгән һәм социальләштерелгән.

Фестиваль кунакларын призлар уйнату, фотозона һәм белгечләрдән консультацияләр көтә. Чарада традиция буенча приют хайваннары өчен бүләкләр калдырырга мөмкин булачак. Әйтик, азык һәм табаклар, амуниция, чүпрәк-чапрак һәм пеленкалар, медикаментлар, лотоклар һәм тутыргычлар, уенчыклар.

Йорт хайваны алырга теләүчеләрне файдалы бүләкләр көтә. Булачак хуҗаларга үзләре белән паспорт алып килү зарур, чөнки хайваннарны җаваплы карап тоту турындагы килешү буенча бирәчәкләр.

«Без ел саен әлеге игелекле фестивальне үткәрәбез, ә ул нәтиҗәләре белән сөендерүен дәвам итә: тугыз ел эчендә җирле приютлардан 1300 дән артык йорт хайваны үз хуҗасын тапты. Этләрне һәм мәчеләрне урнаштырудан һәм бу хәрәкәтне популярлаштырудан тыш, без фестиваль кунакларына йорт хайваннарының ничек урамда калуы һәм кешенең моңа йогынтысы турында сөйләргә тырышабыз», – дип билгеләп үтте «Ника» хәйрия фонды президенты һәм WOOF фестивален оештыручы Вера Митина. Ул, фестивальнең барлык активлыклары җылы бәйрәм атмосферасында уза, шуңа күрә казанлыларның өйгә дүрт аяклы дус алып китү мөмкинлеге булмаса да, аларны барыбер фестивальдә якыннары белән көтәбез, дип өстәде.

Чараның төп бурычы – мөмкин кадәр күбрәк мәче һәм этләрне яхшы кулларга урнаштыру, шәһәр халкын хайваннарга ярдәм итү эшенә җәлеп итү. Узган елларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 200 дән артык гаилә фестивальдән йорт хайваннары белән киткән.

Фестиваль 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр узачак. Этләр күргәзмәсен – 18 нче майда, ә мәчеләрнекен 19 нчы майда күреп булачак. «Ак Барс Арена» стадионы Хөсәен Ямашев проспекты, 115а адресы буенча урнашкан.

Фестивальгә керү ирекле, дип хәбәр итте оештыручылар.

Барлык яңалыклар