Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2024, 13:31

Казанда 20-21 нче майда приют хайваннарына ярдәм итү буенча WOOF фестивале узачак

Хәйрия чарасында 30 эт һәм 60 мәче тәкъдим ителәчәк

Фото: Денис Гордийко

Татарстан башкаласында 20-21 нче майда йортсыз хайваннарга ярдәм йөзеннән икенче WOOF фестивале узачак. «Ак Барс Арена» стадионында 30 эт һәм 60 мәче тәкъдим ителәчәк. «Ника» хәйрия фонды тарафыннан оештырылачак чараны аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин игълан итте.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезнең позициягезгә һәм мәгълүматны мөмкин кадәр күбрәк таратуыгызга күп нәрсә бәйле. Без әлеге эшне һәр җирдә һәм һәрвакыт киң колач белән алып барырга тиешбез», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Беренче WOOF фестивале узган ел узды, аның югары дәрәҗәдә оештырылуы билгеләп үтелде. «Мөмкинлектән файдаланып, хезмәттәшләремне һәм казанлыларны әлеге чарага 20 нче һәм 21 нче майда килергә чакырам», – дип мөрәҗәгать итте Искәндәр Гыйниятуллин.

2023 елда Казанда дүрт төрле хәйрия фестивале узды, анда 16 эт үзенә яңа хуҗа тапкан. Күптән түгел узган «Өйгә юл» хәйрия акциясендә казанлылар рекордлы санда көчекләрне кабул иткән. Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, 51 йорт хайваны үзенә хуҗа тапкан. Кунаклар өчен шулай ук хәйрия ярминкәсе, мастер-класслар, психосоматолог лекциясе һәм биоэтика дәресе оештырылган.

Күргәзмәләр уздырылган өч ел эчендә 75 йортсыз хайван үзенә хуҗа тапкан. Фестивальләрдә лекцияләр, дрессировка буенча гамәли дәресләр уза, кинологлар һәм ветеринария табиблары консультацияләре оештырыла. «Шәһәрлеләр үзләренә йорт хайваны сайлый һәм, килешүләр төзелгәннән соң, аны өйләренә алып кайта ала, шул рәвешле приютта яңа хайваннар өчен урын барлыкка килә», – дип җиткерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Тагын 400 дән артык көчек «Щенячий патруль» волонтерлык проекты ярдәмендә үзенә хуҗа тапкан. Көн саен диярлек дистәләгән укучылар һәм студентлар гаиләләре белән бергә приютка көчекләрнең асларын җыештырырга, ашатырга һәм урамда йөртергә ярдәм итәләр.

Фото: Марат Мөгыйнов

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 08.04.2024
Видеорепортаж
08.04.2024 12:19
Казанда 3 ел эчендә 12 меңнән артык йортсыз эт тотылган
Барлык яңалыклар