Ике көн эчендә 12 тонна ризык ашалган һәм 3 мең литр эчемлек эчелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 36 меңнән артык кеше “Тәмле Казан” гастрономия фестивалендә катнашкан. Ул узган ял көннәрендә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта үтте. Беренче көнне, 20 октябрьдә, фестивальдә 16 мең кеше кунак булган, икенче көнне – 20 мең кеше. Туризм үсешенә булышлык итү комитеты мәгълүматлары буенча, ике көн эчендә 12 тонна ризык ашалган һәм 3 мең литр эчемлек эчелгән.
Кунаклар өчен бай күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Үзләренең иң тәмле ашларын һәм эчемлекләрен 50 ресторан һәм кафе тәкъдим итте. Фестивальдә шәһәрнең шеф-пешекчеләре арасында бәйге үтте, 3 миллионынчы турист өчен милли татар ашы сайланды. Җиңүче булып “Буффало” ресторанының шеф-пешекчесе Илшат Шакиров табылды.
Фестивальдә “Фермерлар аллеясы” эшләде. Моннан кала, концерт программасы һәм Россия һәм чит ил блогерлары, бию коллективлары, махсус кунаклар белән тамаша әзерләнде. Фестивальдә кунаклар шулай ук “Шәһәрнең иң тәмле рестораны” һәм “Иң яраткан фремер” өчен тавыш бирделәр. Кечкенәләр өчен балалар зонасы эшләде.
“Тәмле Казан” фестивале – республиканың төп гасрономик вакыйгасы. Биредә милли ашлар һәм Казанның җәмәгать туклануы өлкәсендәге төп концепцияләре һәм проектлары тәкъдим ителә. 2016 елда фестивальдә 20 мең кеше булган, 2017 елда - 50 меңнән артык, 2018 елның язында – 25 меңнән артык кеше. Фестиваль Казан Мэриясе һәм Туризм үсешенә булышлык итү комитеты ярдәме белән уздырыла.