В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә хедлайнерлары Gazgolder Kristina Si иҗат берләшмәсе артисткасы, «ЛАУД» Уфа хип-хоп триосы һәм башкалар булды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). 10 меңгә якын кеше «УРАМ» урам культураларының юбилей фестивалендә шул ук исемдәге экстрим-паркта булды. Быел ул бишенче тапкыр узды.
Тамашачылар роликларда, скейтбордларда, лонгбордларда, самокатларда һәм BMXта балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр башкаруында трюклар күрә алдылар. Программага шулай ук бию баттллары, паркур һәм воркаут, 3х3 баскетбол һәм Бразилия джиу-джитсуы кертелгән.
«КлуП» стендап-клубы кунаклар өчен иң яхшы шаяртулар һәм өч шоу әзерләгән: «Син нәрсә сайлар идең?», «SOS-шоу» һәм «Биг Спешиал Шоу». Мәйданда рәсем, UX/UI-дизайн һәм каллиграфия буенча мастер-класслар да оештырылган. Интерактив зоналарда япон спорт һәм җиңел машиналары күргәзмәсе, Шәһәр һәм республика көне хөрмәтенә махсус биремнәр белән «Другое Дело» платформасы һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителде.
Вакыйганың иң күп кеше җәлеп иткән мәйданчыкларының берсе «Биеклектә» фотозонасы булды. Пиканиск буйлап күтәрелеп, кунаклар экстрим-парк һәм Казан манзарасы фонында фотога төшә алдылар, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Кичә хедлайнерлары Gazgolder Kristina Si иҗат берләшмәсе артисткасы, «ЛАУД» Уфа хип-хоп триосы, КАССЕТА һәм THE DAWLESS булды. Фестиваль Казан һәм республика көне уңаеннан Казансу акваториясе өстендә салют белән тәмамланды.