Программада: мастер-класслар, коллективлар чыгышлары һәм призлар уйнату
Шимбә көнне, 28 сентябрьдә, «Елмай» балалар паркында Казанның яшүсмерләр клубларының «Син кайда булсаң, без шунда!» иҗат фестивале узачак. Бу көнне чара кунаклары «Яшүсмер» оешмасы эшчәнлеге белән таныша алачак. Фестиваль күңелгә ятышлы эш табарга теләгән һәркемгә файдалы булачак.
Шәһәр халкы өчен коллективлар чыгышларыннан, гамәли иҗат мастер-классларыннан, спорт активлыгыннан һәм призлар уйнатудан торган программа әзерләнде.
Башлана – 17:00 сәгатьтә. Шәһәр халкын сәхнә янында көтәчәкләр, дип хәбәр ителә паркның telegram-каналында.
Иртәгә монда Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театрыннан «Казан хәзинәсе» спектаклен күрсәтәчәкләр. Төп геройлар белән бергә тамашачылар борынгы хәзинәне эзләргә китәчәк һәм мавыктыргыч тарихка чумачак.
Татарстанда иң зур «Елмай» балалар паркы август ахырында Казансу ярында ачылды. Бу уникаль уен мәйданчыгы, яшел лабиринт, күзәтү һәм вакыйгалар зоналары. 3,4 гектар мәйданлы яңа иҗтимагый киңлек «УРАМ» экстрим-паркы һәм ТР Милли китапханәсе арасында урнашкан.