В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан һәм Самара реставрацияләнә торган объектлар саны һәм планлаштырылган эшләрнең масштабы буенча 23 шәһәрдән алда бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Регина Нурулина). 2 июньдә “Том Сойер фест” фестивале Казанда шәһәрнең агач архитектурасына багышланган экскурсиядән, концерт һәм ярминкәдән башлана. Проект кысаларында нинди чаралар үтүе турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТРО ВООПиК рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, “Том Сойер фест Казан” проекты кураторы Дмитрий Полосин һәм координаторы Рәдиф Кашапов сөйләделәр.
Дмитрий Полосин фестивальне ачу программасын тәкъдим итте. 2 июньдә 12.00 сәгатьтә казанлыларны Казанның агач йортлары буенча экскурсиягә чакыралар. Теләүчеләр Волков урамының 80 номерлы йорты янындагы скверда җыела ала. 14.00 сәгатьтә рәсми ачылу тантанасы башлана. Кичкә кадәр бәйрәмдә катнашучыларны шәһәрнең музыкаль коллективлары чыгышы, ярминкә, тәм-томнар, шулай ук туган якны өйрәнүче Алексей Клочковның “Казань из окон трамвая” китабын тәкъдим итү көтә.
Проект кураторы сүзләре буенча төрле чаралар шәһәрлеләрне өч ай дәвамында көтә. “Катнашучыларны экскурсияләргә чакырабыз. Осталарабыз агач белән эшләргә өйрәтәчәк”, - диде ул.
Олеся Балтусова искәртеп үткәнчә, Татарстан башкаласында проектта катнашучылар тарихи үзәктә урнашкан 6 йортның фасадын яңартачак. Өч йорт – Волков, Достоевский һәм Калинин урамнарында, тагын 3 йорт – Иске Татар бистәсендә, Ф.Кәрим, Сара Садыйкова һәм Габдулла Тукай урамнарында. Сүз уңаеннан, планга кертелгән бер йорт, артык таушалган булу сәбәпле, проекттан төшеп кала – анда башка төрле эшләр башкарырга кирәк. О.Балтусова билгеләп үткәнчә, Казан һәм Самара реставрацияләнә торган объектлар саны һәм планлаштырылган эшләрнең масштабы буенча беренче урында тора. Проектта 25 шәһәр катнаша.
Бүгенге көндә әзерлек эшләре тәмамланган. Йортлар кышын сайланган иде. “Казанда 70 яртылаш таштан һәм тулысынча агачтан ясалган йорт калды. Мәсәлән, Самара, Саратов, Томск шәһәрләрендә меңәрләгән шундый йорт бар. Без калганны сакларга тиешбез”, - диде ТР Президенты ярдәмчесе.
“Том Сойер фест” әлегә кадәр туктап торган процессларның катализаторы булып тора, дип саный Ф.Зәбирова. Аның фикеренчә, фестиваль бер йортта яшәүчеләрне берләштерә, аларны алга таба йортларын, ишегалларын яхшы хәлдә тотарга этәрә.
Моннан кала, Иске Татар бистәсендә йортлар буенча эшләргә бу сезонда Бөтендөнья татар яшьләре форумы булышлык итә. Бу юнәлештә җавап бирүче Рәдиф Кашапов фикеренчә, фестиваль волонтерлык хәрәкәтенең ачык чагылышы булып тора.
Узган елда проектта катнашкан волонтерлар быел да катнашуларын раслаган. Ә бу 150-дән артык кеше. Волонтер булып барырга теләүчеләр берничә ысул белән языла ала: Волков урамының 14-нче йорты янындагы мәйданчыкка килергә, фестивальнең Вконтакте социаль челтәрендәге төркеменә мөрәҗәгать итәргә, +7 987 233 79 42 номеры буенча WhatsApp мессенджерына язарга яисә шатлыратырга, дип сөйләделәр оештыручылар.