В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – этник мода гала-күрсәтүе һәм халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре казанышлары күргәзмә-ярминкәсе
Татарстан башкаласында 4-7 сентябрьдә IV Этно-fashion «Яшәү стиле – Мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре казанышлары күргәзмә-ярминкәсе, этник мода һәм эшлекле программа көтә.
«Кабан» күле яр буенда 4-7 сентябрьдә күргәзмә-ярминкәне иң яхшы халык осталары мастер-класслары белән урам фестивале форматында оештыралар. Ә 6 сентябрьдә Г.Камал исемендәге яңа бинаның универсаль залында визуаль эффектлы этник мода гала-показы узачак. Анда Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Кытайдан дизайнерлар катнашачак.
Моннан тыш, бизнес-программалар һәм чыгышлар, лекцияләр һәм панель дискуссияләр, презентацияләр һәм иҗади семинарлар планлаштырыла. Спикерлар булып профильле министрлыклар вәкилләре, атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, сәнгать белгечләре һәм башкалар торачак.
Керү ирекле булачак, фестивальнең нечкәлекләре сылтама буенча бастырылган. ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, проект «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты ярдәмендә төзелгән.
Фестиваль ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау буенча Ресурс үзәге һәм «Халык сәнгать һөнәрләре оешмалары, һөнәрчеләр һәм «Мирас һәм традиция» рәссамнары» ассоциациясе тарафыннан мәдәни мирасны саклау һәм алга җибәрү белән кызыксынучы кешеләрне берләштерү өчен оештырылды.