Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2018, 16:43

“Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 2-9 декабрь көннәрендә үтәчәк

Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). X "Һөнәр" Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак. “Һөнәр” фестиваленең географиясе Бухарест, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Әлмәт, Буа һәм Казан шәһәрләрен колачлый.

Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр, премьералар тәкъдим ителә.

Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм “Угол” иҗат лабораториясендә.

Барлык яңалыклар

“Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 2-9 декабрь көннәрендә үтәчәк

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). X "Һөнәр" Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак. “Һөнәр” фестиваленең географиясе Бухарест, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Әлмәт, Буа һәм Казан шәһәрләрен колачлый. </p> <p> Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр, премьералар тәкъдим ителә. </p> <p> Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм “Угол” иҗат лабораториясендә. </p>