Шәһәр халкы өчен джаз биюләре буенча мастер-класс уздырачаклар, ә француз мималары бәйрәм кәефе тудырачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 8-нче мартта Казанда «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Jazz-Весна» фестивале узачак. Концертта танылган джазменнар Лилия Чугунова, Олег Солодовников, Татарстан башкаласының музыка мәктәпләре педагоглары һәм аларның укучылары чыгыш ясаячак.
Концерт башланыр алдыннан шәһәр халкы өчен джаз биюләре буенча мастер-класс уздырачаклар, ә француз мималары бәйрәм кәефен тудырачак. Моннан тыш, мәдәни үзәктә язгы фотозона оештырылачак.
«Jazz-Яз» фестивале 16.00 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүматны: +7(843)560-66-92 телефоны буенча яисә социаль челтәрләрдә алырга була, дип хәбәр итә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә.