Вакыйга ял көннәрендә Горький исемендәге парк мәйданчыгында узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәният фестивалендә 20 меңнән артык кеше булган. Вакыйга ял көннәрендә Горький исемендәге парк мәйданчыгында узды.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бай музыкаль программа, лекцияләр, кинокүрсәтүләр һәм күп катлы тукыма паннолары күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Исегезгә төшерәбез, «Итил» – ел саен төрле сәнгать юнәлешләре аша Идел буе мәдәниятләренең үзара бәйләнешенең яңа форматы һәм күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә алмашу өчен мәйданчык.