Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2023, 10:55

«Фабрика. Профсоюзная» фестивале Казанда 32 мең тамашачыны җыйды

Чарада раменны ашау буенча рекорд куелды, ә Slava Marlow гитарага «Ты горишь как огонь» хитын башкарды

Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь, Юлия Летникова). 16 нчы сентябрьдә Казанда узган «Фабрика. Профсоюзная» фестивалендә 32 мең кеше булган. Көн дәвамында шәһәрнең төп яшьләр урамында 20 ләп иҗади локация ачылган. Концертның хедлайнеры «ЛАУД» төркеме булды, ә музыкант Slava Marlowның сәхнәгә чыгуы тамашачылар өчен чын сюрприз иде.

«Яшьләр бу фестивальне яратты. Саннар үзләре өчен сөйли – беренче фестивальгә 2021 елда 18 мең кеше килгән, ә быел – 32 мең», – диде аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул фестиваль вакытында Профсоюз урамының җәяүлеләр урамына әйләнүен искәртте.

«Аны яшь музыкантларның чыгышлары һәм интерактивлар тутырды – теләгән һәркем диджейларны тыңлый, «Шәһәр модераторлары» программасы буенча лекцияләргә, мастер-классларга, стендап-концертларга йөри, өстәл теннисы һәм киберспорт турнирларында катнаша алды», – дип өстәде Рөстәм Гафаров.

Шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләгәнчә, фестивальдә һәркем үзенә ошаган шөгыль сайлый алган: Профсоюз урамы исе белән парфюмерия ясау буенча мастер-класс, тиз очрашулар, рамен ашау буенча чемпионат, своп-маркет, шахмат буенча турнир, Казанның Яшь тамашачылар театрыннан «Бәхетле Шарлотта» моноспектакле, бию батллары һәм башка активлыклар.

Мастер-класс мәйданчыгында иң тиз (6 минут) урыннар беткәне букет җыю буенча дәрес булган. Фестивальдә раменны ашау буенча рекорд бер минут 16 секунд тәшкил иткән. Фестивальнең иң яшь шахматчысы 16 яшьлек Виталий Морозов була, ә өстәл теннисы буенча турнирда шәһәр халкыннан торган «Тензор» командасы җиңә. Standup Club Kazan комикларының чыгышлары 300 дән артык кешене берләштергән.

«Фестивальнең якты иҗади мәйданчыгы бию зонасы булды. Өч юнәлеш буенча батлларда (breaking, hip-hop, all styles) 100 гә якын кеше катнашты, тамашачылар 10 меңнән артык булды», – дип сөйләде Алия Заһидуллина.

Аның сүзләренчә, гастромаркет 16 җирле гомуми туклану учреждениесен берләштергән. 10 йортта һәм алты фуд-тракта казанлыларга Бельгия вафлилары, хот-доглар, чебуреклар һәм туңдырма тәкъдим иткәннәр.

Музыкаль сәхнәдә Anton Abramov, Avir & Malika, җырчы Дышать, артистка Fauzia, татар рэперы Усал чыгыш ясады. Кунаклар өчен Slava Marlowның гитарага «Ты горишь как огонь» хитын башкаруы көтелмәгән булды, ә кичне «ЛАУД» башкорт төркеме тәмамлады.

«Фабрика. Профсоюзная» фестивале кече һәм урта бизнесны, музыкаль, бию, театр һәм спорт шәһәр берләшмәләрен берләштерә. Бу вакыйга яшьләр өчен генә түгел, ә өлкән буынга, балалары булган гаиләләр өчен дә кызыклы урын булып тора.

Фестивальгә килүчеләрнең иминлеге өчен 50 сак хезмәте хезмәткәре җәлеп ителгән, 20 металл рамкалы алты тикшерү ноктасы җиһазландырылган.

Чараны Казан Мэриясе, шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында Enter интернет-журналы оештырды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.09.2023
Видеорепортаж
18.09.2023 10:50
«Фабрика. Профсоюзная» фестивалендә 32 мең казанлы катнашты
Барлык яңалыклар