В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – мастер-класслар, актер-клоун һәм фокусчы чыгышы, музыкаль номерлар һәм кино күрсәтү
Фото: Денис Гордийко
Катнашучыларны коры пастель белән диңгез пейзажлары рәсеме буенча мастер-класс, актер-клоун Руслан Риманас һәм фокусчы Әнәс Халиуллин чыгышы, шулай ук Blackwood акустик дуэтының музыкаль номерлары көтә. Кичә «Няньки» фильмын күрсәтү белән тәмамланачак.
Иҗади программага игезәкләр кушыла ала. Моның өчен номер әзерләргә, аны видеога төшерергә һәм bashirovaalina17@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк. Бүләкләр һәм призлар уйнату планлаштырыла.
«Икеләтә бәхет» фестивале 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.