Рус язучысының оныкчыгы “Толстой укуларын" проектында катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). 27 ноябрьдә “Казан" милли мәдәният үзәгендә “Толстой укулары” проекты кысаларында журналист Фекла Толстаяның ачык лекциясе узачак. Аның чыгышының темасы "Цифрлы чорда Толстой”.
Фекла Толстая – журналист, телетапшырулар алып баручы, Мәскәүдәге Лев Толстой дәүләт музееның үсеш бүлеге мөдире, язучының эшен цифрлы фотматка күчерү һәм аның иҗатын популярлаштыру буенча проектлар авторы. Ул Л.Толстойның икенче улы Илья Львович линиясе буенча оныкчыгы булып тора.
Соңгы берничә елда Фекла Толстая мәдәният өлкәсендә интернет-проектлар белән шөгыльләнә. 2014 елда "Анна Каренина. Тере басма” дип аталган фәнни-гамәли конференция дә аның авторы һәм продюсеры Ф.Толстая чыгыш ясады. 2015 елда аның катнашында интерактив форматта рус классикасы әсәрләре (Лев Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” романнары һәм Федор Достоевскийскийның “Җинаять һәм җәза” романнары) өчен “тере битләр” мобиль кушымтасы чыкты.
Шулай ук Фекла Толстая "Мәдәният" телеканалында "Толстые” программасы авторы һәм алып баручысы буларак чыгыш ясады. 2014 елда ул Л.Н.Толстой дәүләт музее оештырган “Бөтен Толстой бер кликта” краудсорсинг проекты белән җитәкчелек итте. Язучы әсәрләренең тулы җыелышы интернет аша трансляцияләнде.
Исегезгә төшерәбез, “Толстой укулары” "Иске Татар бистәсе" арт-резиденциясе кысаларында оештырылган. Чаралар Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән уздырыла. Элегрәк проектта Америка слависты Ирвин Вайль һәм Россия язучысы Владислав Отрошенко катнашкан иде.