19-25 ноябрьдә Казанда 403 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 403 бала (208 малай һәм 195 кыз) тууы теркәлгән.
Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 800 һәм 5400 грамм.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 42. Иң яшь әтигә 17 яшь булса, иң өлкәненә – 49.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Данил, Полина, Артем, Әмир, Тимур, Марк, Вероника, Самир, Дамир, Әминә, Арина, Карина. Сирәк кушылган исемнәр: Федор, Евдокия, Ефим, Камал, Ариэла, Алсу, Вера, Сандра, Теодор, Айгизә.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 176 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.