В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен теркәлү мөһим
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанның иҗади яшьләрен 12 декабрь көнне «ЭЗЛӘНҮ» җыр-шигърият кичәсендә үз осталыкларын күрсәтергә чакыралар. Чара «Яратам» яшүсмерләр клубында узачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле солисткасы Кадрия Исламова кичәнең махсус кунагы булачак, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
«Эзләнү»гә 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Алар үзләренең җырга-моңга яки шигърияткә булган сәләтләрен күрсәтергә тиеш.
Җыр-шигърият кичәсендә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Иҗади очрашу 17:00 сәгатьтә башлана. Чара Короленко урамы, 11а йорты адресы буенча узачак.
Алдарак Казанның берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар уздырылуы хакында хәбәр ителгән иде. Балалар өчен сабын кайнату, зумба буенча остаханәләр, шулай ук өстәл уеннары кичәсе оештырыла.