Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2018, 12:01

Евгения Лодвигова: “Юл түшәмәсен төзекләндерү өчен узган еллардагы кебек финанслауны Казанның моңа кадәр күргәне юк иде”

Татарстан башкаласында соңгы ике елда юллар, узган биш ел белән чагыштырганда, күбрәк төзекләндерелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Ксения Швецова). “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проектын финанслауны да исәпкә алып, ике елда Казанда юл эшләренә 12,5 млрд сум бүлеп бирелде. Шул ук вакытта, федераль бюджеттан килгән һәр 1 сумга республика тагын 5-не өстәде. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә Казан юлларының 81% һәм ишегалды территорияләренең 73% төзекләндерелде. Юл-төзекләндерү эшләренең үтәлеше хакында бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.

“Бу алтын таулар түгел – бу юлларны норматив хәлдә тотарга булышлык итә торган күләмнәр”

Юл эшләрен финанслауның үсүенә 2017 елда старт алган “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проекты сәбәп булды. Аның ярдәмендә Казанның төзекләндерелгән урам-юл челтәренең гомуми озынлыгы 5 ел эчендә 42 километрга артты һәм бүгенге көндә 1888 км тәшкил итә.

Быел юл эшләренә 6 млрд сум бүленде. Нәтиҗәдә, шәһәрнең 122 юлы һәм бистәләрнең 60 юлы төзекләндерелде, бакчачылык ширкәтләренә илтүче 3 юл һәм 430 ишегалды территориясе ясалды, узган ел белән чагыштырганда, бу 20% артык.

“Бүгенге көндә Казан юлларының 81 проценты норматив хәлдә, алты ел элек бу сан ике тапкыр кимрәк иде”, - диде И.Куляжев. Ул өстәгәнчә, узган елда Казан юл хуҗалыгы торышы белән 250 меңнән артык халкы булган шәһәрләр арасында 3-нче урында иде, быел икенче урынга күтәрелде.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, юл эшләре нәтиҗәләре күренә. “Без мөмкин булмастайны булдырдык – ике ел эчендә юл эшләренә 12,5 млрд сум бүленде”. Бу алтын таулар түгел – бу юлларны норматив хәлдә тотарга булышлык итә торган күләмнәр, - диде Е.Лодвигова. – Алай да, әле барысы да канәгать, дип әйтеп булмый. 19% юл үз чиратын көтә. Казан юлларын сүгү дә хәзер дөреслекне кабул итмәү буладыр”.

Юллар киңәя, ә автобус маршрутлары арта

Казанның урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү кысаларында 83 урам һәм 31 җәяүлеләр сукмагы төзекләндерелде.

Шәһәрнең яңа торак микрорайоннарын транспорт белән тәэмин итү максатында яңа юллар төзелә.

Бондаренко урамында яңа юл ачылды, “Салават күпере” микрорайонында ТЭЦ урамыннан Н.Фәттах урамын кадәр юл ачылды.

16 октябрьдә Бертуган Батталовлар урамында хәрәкәт торгызылды. Бүгенге көндә Авиатөзелеш районында Максимов урамы 4 полосага кадәр киңәйтелә. Бу эшләр киләсе елда дәвам итәчәк. Халык фикеренчә, шәһәрнең иң начар юллы урамы булган Магистраль урамында эшләр ноябрьдә тәмамлана.

“Әлбәттә, бу эшләрне без ТР Президенты ярдәменнән башка башкарып чыга алмас идек. Юл түшәмәсен төзекләндерү өчен узган еллардагы кебек финанслауны Казанның моңа кадәр күргәне юк иде”, - диде вице-мэр Е.Лодвигова.

Казанның ишегаллары төзекләндереләчәк

Юллардан кала, Казанда ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре башкарыла. Быел 430 ишегалды территориясе төзекләндерелде.

Төзекләндерелгән ишегаларында өстәмә 5 мең парковка урыны булдырылды.

Казан юлларында быел 6 эре подрядчы юл оешмалары хезмәт куйды: “Каздорстрой”, “Алексеевскдорстрой”, “Волгадорстрой”, “Волгаавтодор”, “Казаньдорстрой” һәм “Русремстрой”.

Е.Лодвигова ассызыклап үткәнчә, юлларны төзекләндерү – шәһәр киңлеген үстерүнең төп юнәлешләреннән берсе. “Ишегалларының 73 проценты тәртипкә китерелде. 2010 елда бу эшне ерып чыга алмас төсле иде. Ә бүген аларның чиреге генә калды, алар да һәрберсе үз елына язылган. Алар, һичшиксез, төзекләндереләчәк”, - диде вице-мэр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.10.2018
Видеорепортаж
22.10.2018 11:26
Казанда юлларның 81 проценты норматив хәлгә китерелгән
Барлык яңалыклар