Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2018, 10:01

Евгения Лодвигова пляж волейболы комитеты рәисе итеп билгеләнде

Әлеге карар республика волейбол федерациясенең 2017 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында кабул ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Казан башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова пляж волейболы комитеты рәисе итеп билгеләнде. Әлеге карар ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында үткән республика волейбол федерациясенең 2017 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында кабул ителде.

Дәүләт Советы рәисе, федерация президенты Фәрит Мөхәммәтәшин уздырган утырышта Татарстанда әлеге спорт төрен 2023 елга кадәр үстерү концепциясе тәкъдим ителде. Идел буе спорт академиясе белгечләре һәм әйдәп баручы клублар җитәкчеләре тарафыннан эшләнгән концепциядә киләсе биш елга максатлар һәм бурычлар билгеләнгән. Әлеге концепцияне Фәрит Мөхәммәтшин федерациянең “юл картасы”, дип атады һәм аны гамәлгә ашыру өчен әлеге өлкә идарәләренең җитәкчеләрен һәм республика муниципалитетларының комитетларын җәлеп итәргә кирәк, дип өстәде.

Фәрит Мөхәммәтшин волейбол үсеше динамикасын уңай яктан бәяләде. Татарстан Волейбол федерациясе президенты олимпия спорт төре булган пляж волейболы үсешенә аерым игътибар итте. Аны югары дәрәҗәгә күтәрү өчен пляж волейболы комитеты рәисен билгеләргә карар кылынды. Федерация әгъзалары әлеге вазыйфага Казан башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигованы билгеләүне бертавыштан хупладылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин игътибар иткәнчә, волейбол буенча республика уеннарының финалларын Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәр һәм районнарында да уздырырга кирәк. Утырыш барышында республиканың волейбол үсешенә азрак игътибар биргән районнары аталды.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашкан респбулика югары уку йортлары ректорларын студентлар белән эшне ныгытырга чакырды, шулай ук уеннар өчен сыйфатлы дәрәҗәдә судьялар әзерләргә кирәклеген әйтеп үтте.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, Татарстанда 40 меңнән артык кеше волейбол белән шөгыльләнә, бу исә аны республикада тәкъдим ителгән спорт төрләре арасында лидер итеп билгеләргә нигез бирә.

Соңгы елларда Татарстан Бөтен россия һәм халыкара дәрәҗәдәге күптөрле спорт чараларын кабөл итә, шул исәптән волейбол буенча да. Мәсәлән, майда Казанда ир-атлар волейболы буенча Чемпионнар лигасының “Дүрт финалы” (“Финал четырех”) (сылтама) узачак. “Бу футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан менә дигән вакыйга булачак, дип уйлыйм”, - диде республика спорт министры.

Барлык яңалыклар