Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2026, 16:52

Евгений Чекашов юридик затны теркәгәндә каты көнкүреш калдыкларны чыгаруга килешү төзү бурычын беркетергә тәкъдим итте

Мондый карар «соры йөкчеләр» санын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк

Фото: Денис Гордийко

Узган ел «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторы юридик затлар белән 3 мең яңа килешү төзегән, әмма 9 меңгә якын оешма әлегә кадәр җаваплылыктан кача. Намуссыз чүп ташучылар белән көрәшү өчен «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Чекашов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә юридик зат рәсмиләштергәндә каты көнкүреш калдыкларны чыгаруга килешү төзергә тәкъдим итте.

Докладчы белдергәнчә, ел саен Казанда төзелеш калдыкларын законсыз ташлау очраклары теркәлә. Еш кына чүпне ККК чыгаруга килешү төземәгән оешмалар ыргыта. Узган елда юридик затлар белән 3 мең яңа контрактка карамастан, 9 меңгә якын оешма йөкләмәләрдән качуны дәвам итә.

Мондый хокук бозулар белән көрәшү өчен иң проблемалы участокларда видеокүзәтү камералары урнаштыру чаралары кертелде. Пилот проекты 113 хокук бозучыны җаваплылыкка тартырга ярдәм итте. Евгений Чекашов хәбәр иткәнчә, инициативаның нәтиҗәлелегенә бәйле рәвештә быел тагын 10 видеокамера урнаштыру планлаштырыла.

Моннан тыш, Административ-техник инспекция белән берлектә чүп ташучы машиналар йөрүгә комачаулый торган машина кую урыны өчен 200 гә якын беркетмә төзелде. Шулай ук 70 мәйданчыкта чикләгечләр урнаштырылган.

«Соры йөкчеләр» белән проблеманы хәл итәргә законнарны үзгәртү ярдәм итәчәк, дип саный «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ генераль директоры. Евгений Чекашов юридик затны теркәү вакытында каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешүне рәсмиләштерү бурычын закон белән беркетергә һәм муниципалитетларның хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту вәкаләтләрен киңәйтергә тәкъдим итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел эчендә Казанда чыгарылган икенчел чимал күләме 2024 ел белән чагыштырганда 33% ка арткан. «Бу 100 яңа компьютер, 400 км чамасы алюминий профильләр, 100 фура йомырка савытлары яки пыяладан ясалган декоратив плитәләр белән 4 футбол кыры», – дип билгеләп үтте долкадчы.

Ул шулай ук шәһәрнең чүп контейнеры мәйданчыкларында икенчел чималның биш фракциясен җыю өчен 2 меңнән артык «сары челтәр» урнаштырылуын, ә агымдагы ел ахырына калдыкларны җыю буенча һәр шәһәр мәйданчыгына сары контейнерлар куелачагын хәбәр итте.

Шәһәрнең сортларга аеру линиясендә кергән калдыкларның гомуми агымыннан 10% ка кадәр икенчел матди ресурслар алына. Бу ел саен меңләгән тонна файдалы фракцияләрне эшкәртүгә җибәрергә мөмкинлек бирә, дип йомгаклады Евгений Чекашов.
Фоторепортаж
Ратушада Казан шәһәре Думасының VI сессиясе уза
Барлык яңалыклар