Кием-салым һәм аяк киемен Табигый әйберләтә ярдәм үзәгендә бушлай алырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). Казанның Яңа Савин районындагы йортларга хезмәт күрсәтүче «Уютный дом» идарәче компаниясе Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләргә хезмәт эшчәнлеге вакытында эш һәм яшәү урыннары тәкъдим итәчәк.
Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча «Уютный дом» идарәче компаниясенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Четаев ур., 17, белешмәләр өчен телефон: +7(843)521-12-81.
Шулай ук Четаев урамы, 50 адресы буенча Табигый әйберләтә ярдәм үзәге эшли, анда качаклар балалар һәм өлкәннәр өчен сезонлы кием-салым һәм аяк киемнәрен түләүсез ала алалар, дип хәбәр итә «Уютный дом» идарәче компаниясе.