Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2023, 10:56

Быел кыш Казан урамнарыннан 938 мең тонна кар чыгарылды

Мәрмәр валчыклы реагент куллану буенча эксперимент үзен уңай яктан күрсәтте.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче март, Татьяна Марюхова). Узган кышта ТР башкаласы урамнарыннан 938 мең тонна кар чыгарылды. Кышкы чорда шәһәрнең урам-юл челтәрен карап тотуга тәүлек эчендә уртача 475 берәмлек техника һәм 622 юл эшчесе җәлеп ителгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, кар әз булуына карамастан, һава торышының кискен үзгәрүе урамнарны җыештыруны катлауландыра, чөнки юл өлешләрендә һәм тротуарларда бозлавык барлыкка килә. Мондый шартларда бозга каршы эшкәртү буенча йөкләнешләр арта, тәүлек эчендә берничә тапкыр юлларга бозлавыкка каршы материаллар сибәргә һәм таратырга туры килә. Юллардагы бозлавыкка каршы көрәшү өчен без ике фазалы реагент һәм ком-тоз катнашмасын кулландык», – диде И.Куляжев.

«Узган кыш температура күтәрелү аркасында чыннан да авыр булды. Беренче чиратта тротуарларны җыештыру проблемалары туды, алар яңгырлар вакытында тоташ шугалакка әверелде», – дип билгеләп үтте ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Ул ассызыклаганча, кышкы чорда тротуарларны карап тотуга объектив сәбәпләр дә тәэсир иткән – кече габаритлы техника җитмәү һәм юл эшчеләренә туры килгән зур эш күләме – бер кешегә 10 урам.

И.Куляжев аңлатканча, юл хезмәтләре эшенә карата искәрмәләр нигездә температураның кискен үзгәрүе чорында тротуарларны тоту сыйфатына кагылган. «Гомумән алганда, кыенлыкларга карамастан, кышкы чорда юл хезмәтләренең эше канәгатьләнерлек булды дисәк тә була. Бу сезонда район администрацияләре белән берлектә без шәһәр территорияләрен контрольдә тотуны көчәйттек һәм тикшерүләр ешлыгын арттырдык. Бу юл хезмәтләренең эшен нәтиҗәлерәк координацияләргә мөмкинлек бирде», – диде ул.

Әмма Рөстәм Гафаров коммуналь хезмәтләр эшенә канәгатьләнерлек бәяләмә бирү белән ашыкмаска киңәш итте. «Безнең эшне шәһәр халкы бәяләсен», – дип ассызыклады ул.

И.Куляжев шулай ук быелгы сезонда подрядчы оешмаларның сынау режимында тротуарларны бозга каршы эшкәртү өчен мәрмәр валчыклы реагент куллана башлауларын искәртте. Ул аяк киеменә, хайван аякларына һәм әйләнә-тирә мохиткә азрак агрессив тәэсир итә икән.

Узган кышта 7 стационар кар эретү пунктында 665 мең тонна кар утильләштерелгән – бу 133 меңгә якын үзбушаткыч. Явым-төшем күп булган чорда кар шулай ук 10 вакытлыча мәйданчыкка чыгарылды. Кар утильләштерелгәннән соң, алар подрядчы оешмалар тарафыннан чистартылачак.

И.Куляжев урам-юл транспорт челтәрен кышкы карап тоту чоры 15 нче апрельдә тәмамланачаклыгын җиткерде. Подрядчы оешмалар җыештыру техникасын җәйге режимда эшләү өчен үзгәртеп коруга керешә башладылар инде. Җәйге юлларда барлыгы 369 берәмлек техника – 53 вакуум һәм себерү-җыю машинасы, 139 су сибү машинасы һәм 177 берәмлек башка техника кулланылачак, шуларның 331 машинасы кышкы һәм җәйге вакытта кулланыла.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 27.03.2023
Видеорепортаж
27.03.2023 09:48
Быел кыш Казан урамнарыннан 938 мең тонна кар чыгарылган
Барлык яңалыклар