Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә куеп калдырмауларын сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). 29-нчы гыйнварга каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 116 юл эшчесе һәм 289 махсус техника, шул исәптән 96 катнаш юл машинасы, 49 үзбушаткыч, 66 трактор щеткасы, 33 фронталь төягеч, 16 «Барсик» төягече һәм башка төр техника катнашачак.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: 1-нче Калининград, 2-нче Тура, 8 Март, Аграр, Айдинов, Астрономия, Бауман, Бигичев, Борисково, Кол Гали, Таҗи Гыйззәт, Глушко, Горький, Губкин, Даурия, Достоевский, Дуслык, Ершов, Журналистлар, Заря, Шәриф Камал, Камай, Карбышев, Кирпичников, Космонавтлар, Латыйпова, Лесгафт, Ломжа, Мәүлетов, Мәрҗани, Нариманов, Осиново, Островский, Павлюхин, Париж Коммунасы, Парин, Петербург, Пионерлар, Попов, Сара Садыйкова, Сәйдәшев, Сәлимҗанов, Сафьян, Сахаров, Тихомирнов, Тулпар, Фучик, Чернышевский, Япеев, шулай ук 4 нче транспорт дамбасы, Оренбург һәм Себер трактлары, Ферма шоссесы һәм Нокса авышлыгы.
Башка участокларда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткаларын кулланып ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор белән эшләр башкарылачак.