В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Начар гадәт нинди нәтиҗәләргә китерә һәм COVID-19 пандемиясе тәмәке тартучылар санына ничек тәэсир иткән – KZN.RU порталы материалында.
Фото: Денис Гордийко
«Хәзерге вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәке тарту күп илләрдә йогышлы булмаган авыруларның һәм вакытыннан алда үлү очракларының төп сәбәбе дип таный», – дип хәбәр итте Республика клиник наркология диспансерының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева.
«Соңгы елларда тәмәке тартучы россиялеләр саны кими, моңа хакимиятнең тәмәкегә каршы кулланган чаралары да ярдәм итә. Коронавирус пандемиясе дә тәмәке тартучыларның өлешен киметте. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәмәке тарту COVID-19 йоктыру куркынычын арттыруын искәртеп тора, чөнки тәмәке тартучылар чирне катлаулы формада кичерәләр», – дип билгеләп үтте Р.Хаева.
Аның сүзләренчә, тәмәке тарту начар гадәт кенә түгел, тәмәкегә бәйлелек тә. Тәмәке тарту да, кальяннар да зарарлы, чөнки алар кискен респиратор вирус инфекцияләре таралуга булышалар.
Бүген сәламәтлек саклау учреждениеләренең төп бурычлары – бу, барыннан да элек, тәмәке тартуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар, дип бүлеште белгеч. Шулай ук начар гадәттән баш тарту мотивациясен арттыру һәм кеше тәмәке тартуны ташларга уйлаган очракта медицина ярдәме күрсәтү дә кирәк.
Тәмәке тартучылар санын киметүгә Республика клиник наркология диспансеры да үз өлешен кертә. Инде берничә ел рәттән оешма һәм аның филиаллары базасында табиб-наркологлар халыкка киңәш бирә һәм дәвалый. «Ел саен кабинетларда бөтен республика буенча 500 дән артык кеше консультация ала һәм дәвалана», – дип ассызыклады спикер.
Ярдәм сорап тематик кайнар линиягә +7(843)272-34-62 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар ял көннәрендә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Дәвалау процессы турында тулырак мәгълүматны Республика клиник наркология диспансеры сайтында белергә була.
Тәмәке бәйлелеге буенча статистика кими баруга карамастан, яңа проблема – электрон сигаретлар арта бара, дип ассызыклады КДМУның эчке авырулар кафедрасы мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш пульмонологы Рөстәм Хәмитов. «Традицион тәмәке тарту вариантларыннан аермалы буларак, тәмәке тартуның яңа вариантларына яшьләр тартыла. Әгәр 2016 елга кадәр Россиядә тәмәке тартучы укучылар саны кимегән булса, аннары электрон сигарет кулланган яшьләр саны артуы күзәтелә», – дип аңлатты белгеч.
Аның сүзләренә караганда, 2016 елда Россиянең 1,5 миллион укучысы электрон сигареттан файдаланган. Әмма 2019 елда әлеге күрсәткеч 5 млн кадәр арткан.
Ул билгеләп үткәнчә, тәмәкенең яңа төрен тартуның зыяны турында дәлил базасы күптән түгел барлыкка килгән. Электрон сигаретлар шулай ук организмга зур зыян китерәләр, гәрчә аларның йогынтысы нормадан аерылып торса да. Тәмәке, беренче чиратта, һава юллары зарарлануга китерә, иң классик күренеш – бронхит, ул киләчәктә үпкә хроник обструктив чиренә күчә. Электрон сигаретлар үпкә паренхимасына тәэсир итә.
Аның сүзләренә караганда, хроник обструктив үпкә авыруы булганда тәмәке тарту аркасында килеп чыккан үлем очраклары саны СПИДтан үлүчеләр саны кебек үк.
Р.Хәмитов билгеләп үткәнчә, кайбер кешеләр тәмәкене җиңелчә һәм авыррак төрләргә бүлә, әмма бу компанияләрнең маркетинг хәйләсе генә.