Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2025, 10:36

Быел җәй «Мәдәни чәршәмбе. Урын гение» проекты үз масштабын киңәйтәчәк

Бар кеше дә карый алырлык бушлай концертлар шәһәрнең барлык районнарында узачак

Быел җәй Татарстан башкаласында «Мәдәни чәршәмбеләр. Урын гение» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Шәһәрнең төрле районнарында барлыгы 78 тематик вакыйга планлаштырылган. Концертлар Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ишегалдында, шулай ук «Крылья Советов», Урицкий исемендәге паркларда, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янында, Арт-үзәк һәм Тимер юлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак. Программа турында эшлекле дүшәмбедә мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

«Җәйге «Мәдәни чәршәмбеләр. Урын гение» проектын музыка мәктәбе ишегалды чикләреннән тыш киңәйтү һәртөрле ярдәмгә лаек. Паркларда аның аудиториясе күп тапкырлар үсә – бу фондагы музыка гына түгел, ә профессиональ коллективларның һәркем карый алырлык тере концертлары. Проект шәһәр халкының мәдәниятен арттыруга, балаларда һәм өлкәннәрдә яхшы зәвык формалаштыруга ярдәм итә. Бу сыйфатлы шәһәр мохитенең тормыш сыйфатын яхшыртуының, федераль һәм республика программалары, шулай ук милли проектлар кысаларында планлы эшләүнең ачык мисалы. Сыйфатлы урыннар сыйфатлы контент тудыра», – дип ассызыклады Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин.

Проект узган атнада укуны һәм китапханә ялын популярлаштыруга багышланган традицион Казан «Китап-фесты»ннан башланып китте. Алга таба программада Казанның яңа артистлары, шулай ук танылган һәм казанлылар яратып өлгергән коллективлар катнашачак.

Бу айда шәһәр халкын берничә джаз концерты һәм татар милли музыкасы кичәсе көтә. Shanu этно-төркеме һәм Казан шәһәр филармониясе солистлары чыгышлары, «Атмосфера» ансамбле һәм Nameless orchestra концерты июль аенда узачак. Августта шәһәр халкын «Городские пижоны» кавер-төркеме, Aurora эстрада оркестры, INNUENDO кроссовер-оркестры һәм La Primavera камера оркестры чыгышларын тыңларга чакыралар.

«Чаралар барлык районнарны да колачлый һәм эш көннәрендә халык эштән соң иҗат шәһәренең җәйге атмосферасына чумсын өчен уңайлы кичке ял итүгә юнәлдерелгән», – диде Азат Абзалов.

Җәй дәвамында халык шулай ук шәһәр мәдәният учреждениеләрендә сәнгатьнең төрле төрләре буенча мастер-классларга йөри алачак. Мәдәни үзәкләрдә, музейларда һәм китапханәләрдә чаралар программасы «Пушкин картасы/Казан»Telegram каналында басылып чыкты.

«Быелгы җәйге мәдәни программа якты һәм онытылмаслык булачак, алда күпсанлы вакыйгалар көтә. Һава шартлары безне сынатмас, дип өметләнәбез. Афиша тулыланачак, мәдәният учреждениеләрендә дә, саф һавада җәмәгать киңлекләрендә дә чараларны төрлеләндерергә тырышачакбыз», – дип өстәде шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы.

Тулырак программа Казан мәдәният идарәсенең Telegram каналында һәм KZN.RU порталында урнаштырылачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.06.2025
Видеорепортаж
09.06.2025 09:44
«Казан» Гаилә үзәгендә Россия көнен бәйрәм итү хөрмәтенә зур концерт булачак
Барлык яңалыклар