Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2019, 12:04

Суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабы Казанда 10-12 май көннәрендә узачак

Быел Татарстан башкаласына дөньяның 15 иленнән 82 спортчы килә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Казан суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабын бишенче тапкыр кабул итәчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары су спорт төрләре сараенда 10-нчы майдан 12-нче майга кадәр иң яхшы суга сикерүчеләрне күрә алачак.

Быел Татарстан башкаласына дөньяның 15 иленнән 82 спортчы килә. Алар арасында Олимпия уеннары, дөнья чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчеләре һәм призерлары бар. Дөнья сериясе кысаларында алар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан шәхси һәм синхрон сикерүләрне, шулай ук өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерүләрне күрсәтәчәк.

2019 елгы Дөнья сериясенең алдагы этаплары Сагамихарада (Япония), Пекинда (Кытай), Монреальда (Канада) узды. Казаннан соң, 17-19 майда, ярышларны Лондон (Бөекбритания) кабул итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр иң яхшы суга сикерүчеләр Казанга 2015 елда – Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан килделәр. Шул вакыттан бирле дөнья сериясе этапларының берсе Казанда ел саен үткәрелеп килә.

Суга сикерү буенча дөнья сериясе - FINA эгидасы астында уза торган уникаль турнир, чара ярышлар һәм күрсәтмә чыгышлар белән үрелеп бара. Ул өч илнең милли федерацияләре тарафыннан булдырылган: Бөекбритания, Кытай һәм Мексика. Соңрак аларга Канада, Катар, Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кушылган, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.

Билетлар турындагы мәгълүматны сылтама буенча табарга була.

Барлык яңалыклар