В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда соңгы тәүлектә 28 кешедә СОVID-19 расланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 28 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кайтучыларда, 26-сы - контактлы. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 12 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, берәр кеше - 60-тан 70 яшькә кадәр һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
Саба районында - 9, Казанда - 8, Апас һәм Яшел Үзән районнарында - 3-әр, Питрәч районында - 2, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск районнарында - берәр авыру яши.
3-нче сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6591 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 5443 кеше савыкты, шул исәптән 50 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 4995 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә авыруның 1 млн 9 мең 995 очрагы расланган. 826 мең 935 кеше сәламәтләнгән, 17 мең 528 кеше үлгән.