Тәүлек эчендә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 94 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Татарстанда СОVID-19 авыруының 94 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе читтән кайткан, калганнары контактлы. 36 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше, 18 кеше - 30 дан 50 яшькә кадәр, 19 кеше - 50 дән 60 яшькә кадәр, 32 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 12 кеше - 70 тән 80 яшькә кадәр, 4 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
60 кеше - Казанда, 7 кеше - Яр Чаллыда, 6 кеше - Түбән Кама районында, 4 кеше - Яшел Үзән районында, өчесе - Саба һәм Биектау районнарында, икешәр кеше - Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат районнарында, берешәр кеше - Аксубай, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарында яши.
9-нчы гыйнварга Татарстанда 14 мең 92 СОVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 903 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 20 - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 309 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 379 мең 103 кеше чирләгән, 2 млн 754 мең 809 кеше сәламәтләнгән, 61 мең 381 кеше үлгән.