COVID-19 авыруыннан 110 мең 160 кеше прививка ясаткан, шуларның 68 мең 426сы икенче дозаны алган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 48 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 22 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйләрендә дәвалана.
15 кеше – Казанда, 13 кеше – Яр Чаллыда, 6 кеше – Баулы районында, икешәр кеше – Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында, берәр кеше – Әлмәт, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Норлат һәм Балык Бистәсе районнарында яши.
19-нчы мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19 авыруының 18 мең 927 очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 15 мең 712 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 85 кеше – узган тәүлектә.
Коронавирустан 110 мең 160 кеше прививка ясаткан, шуларның 68 мең 426-сы икенче дозаны алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлеккә коронавирус белән авыруның 9699 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 437 мең 938 кеше авырган, 4 млн 49 мең 373 кеше сәламәтләнгән, 94 мең 267 кеше үлгән.