Россиядә соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 28,2 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 7 кеше бар, 38 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 22 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 19 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 7 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
54 кеше - Казанда, 15 кеше - Яр Чаллыда, 5 кеше - Алабуга районында, 4 кеше - Түбән Кама районында, өчесе - Нурлат районында, икешәр кеше - Аксубай, Кукмара, Лаеш һәм Менделеевск районнарында, берәр кеше - Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Тукай районнарында яши.
19-нчы декабрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 12 мең 73 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 466 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 21 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 28 мең 209 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 819 мең 429 кеше авырган, 2 млн 254 мең 742 кеше сәламәтләнгән, 50 мең 347 кеше үлгән.