Татарстанда COVID-19 авыруының 213 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
23 нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 авыруының 45 мең 228 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 38 мең 247 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 56 сы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 63 мең 205 яңа очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 23 мең 45 кеше сәламәтләнгән, 6 мең 211 кеше хастаханәгә озатылган.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.