В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 73 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
45 кеше – Казанда, 6 кеше – Яр Чаллыда, өчәр кеше – Әлмәт һәм Югары Ослан районнарында, икешәр кеше – Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Саба районнарында, берәр кеше – Азнакай, Апас, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама һәм Тукай районнарында яши.
23-ече ноябрьгә Татарстанда СОVID-19 авыруының 9773 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 8527 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 63 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 25 мең 173 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 114 мең 502 кеше авыган, 1 млн 611 мең 445 кеше сәламәтләнгән, 36 мең 540 кеше үлгән.