Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2022, 13:04

2020-2022 елларга Казан муниципаль милкен хосусыйлаштыру программасына тагын 11 объект кертелгән

Биналарның гомуми мәйданы 3652,2 кв. м тәшкил итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче апрель). 2020-2022 елларга Казан муниципаль милкен хосусыйлаштыру программасына гомуми мәйданы 3652,2 кв. метр булган тагын 11 объект кертелгән. Моннан тыш, 2 объект чыгарылачак. Бүген Татарстан башкаласы Илсур Метшин рәислегендә узган дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XIII сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов сөйләп үткәнчә, бу ел ахырына кадәр гомуми мәйданы 3610 кв. м булган территория белән гомуми мәйданы 2214,9 кв. м булган 2 бина (Музыкальная ур., 5 адресы буенча), мәйданы 115,3 кв. м булган 2 подвал, беренче катларда урнашкан 840 кв. м мәйданлы 5 бина һәм икенче каттагы 481 кв. м мәйданлы 2 бина хосусыйлаштырылырга тиеш.

Моннан тыш, хосусыйлаштыруның фаразланган планыннан ике объектны төшереп калдырырга карар кылынган – Воровский урамы, 25 адресы буенча 841 кв. м мәйданлы бина (анда шәһәр коворкингын урнаштырырга ниятлиләр), шулай ук Себер тракты, 3 нче йортта урнашкан 46 кв. м мәйданлы бина.

Үзгәрешләр муниципаль милек структурасын оптимальләштерү, шәһәр бюджетының керем өлешен тулыландыру өчен кертелә, дип билгеләп үтте Ренат Галәветдинов.

«Гамәлдәге прогноз планы хосусыйлаштырылырга тиешле 229 объектны үз эченә ала. Бу исемлек 11 объект белән тулыландырыла, 2 объект төшереп калдырыла», – диде Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе.

Әлеге проектны тормышка ашыру бюджеттан өстәмә акча таләп итми, дип ассызыклады спикер.

Депутатлар карар проектын хупладылар һәм кертелә торган үзгәрешләрне расладылар.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр 2020-2022 елларга хосусыйлаштыруның фараз планына өстәмә рәвештә гомуми мәйданы 1213,9 кв. м булган 16 объект кертелгән иде.

Фоторепортаж
Ратушада Казан шәһәр Думасының XIII сессиясе, 15.04.2022
Видеорепортаж
15.04.2022 13:18
Ратушада Казан шәһәр Думасының XIII сессиясе, 15.04.2022
Барлык яңалыклар