В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер атна эчендә шәһәрдә 396 бала дөньяга килгән
Фото: Денис Гордийко
Яңа туган балаларга Кәрим, Эмиль, Марк, Әмир, Ислам, Тимур, Сафина, Ясминә, Ева, Эмилия, Алинә һәм София исемнәрен аеруча яратып кушканнар. Сирәк исемнәр булып Сәйдәш, Эрнест, Илүс, Михаэль, Архип, Ролдан, Радомир, Демир, Ридаиль, Райнур, Мэри, Зәмирә, Устинья, Инара, Ринэлия, Илнара, Латыйфа, Эльяна һәм Дея тора.
Шулай ук узган атнада 200 никах теркәлде, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.