Татарстанда грипп очраклары теркәлмәгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казанда өлкәннәр арасында кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны буенча эпидемик чикнең 34% артуы билгеләп үтелде, шул ук вакытта барлык яшь төркемнәрендәге балалар арасында авыручылар саны эпидемия бусагасыннан кимрәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе шундый мәгълүматлар китерә.
Соңгы атнада - 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр - Татарстан Республикасында көчле респиратор-вирус инфекцияләре белән авыруның 15 мең 713 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 42,1 тәшкил итә. Республикада көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан (3,5%) бик югары түгел, барлык яшь төркемнәре арасында кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемик бусагадан кимрәк.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, республикада грипп очраклары теркәлмәгән, ОРВИ белән авыручылар саны, нигездә, риновирусларга (55%) бәйле.
Татарстанда быел 1 млн 785 мең 721 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, ягъни халыкның 48,1 проценты, шул ук вакытта риск төркемнәре арасында вакцинация ясату 77,1% тәшкил итә. Өстәмә финанс чыгынаклары ярдәмендә 14 мең 416 кешегә прививка ясалган.