«Казан чаналары» фестивале Горький исемендәге паркта 500-гә якын кешене җыйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Горький исемендәге паркта кичә Яңа ел каникулларының иң күңелле һәм якты чараларының берсе - «Казан чаналары» кулдан ясалган чаналар фестивале узды. Фестиваль 500-гә якын кешене – Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән катнашучылар һәм җанатарларны, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунакларны җыйды. Җиңү өчен Казан, Азнакай һәм Лаеш районыннан 6 команда көч сынашты.
Конкурста ике-биш кешедән торган командалар катнашты. Алар барысы да формасы буенча гадәти булмаган чана ясарга, таудан төшәр алдыннан музыка астында кечкенә сәхнә куелышы күрсәтергә тиеш иде, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәтендә.
Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов фестиваль катнашучыларда һәм тамашачыларда зур кызыксыну уятты, дип сөйләде: «Казан чаналары» фестивале кышкы спорт һәм ял итү төрләренең шәһәрлеләрне кызыксындыруын күрсәтте. Өстәвенә, моның өчен махсус әзерлек таләп ителми, – дип билгеләп үтте ул. - Җиңүчене сайлаганда презентациянең оригинальлеге, катнашучыларның костюмнары, кулдан ясалган чаналарның тизлеге бәяләнде. «Мумияләр кире кайта» дигән темага презентация тәкъдим иткән команда җиңде - мумияләр образындагы катнашучылар музейдан качкан булып уйнады, алар саркофагка охшаган чаналарда таудан шудылар. Горький исемендәге паркта фестиваль башына тау әзерләнгән иде – үз чаналары һәм тюбинглары белән килергә дә, прокатка алырга да мөмкин».
Конкурста катнашучылар әкият персонажлары образларында ярыштылар, алар арасында Нептун су асты патшалыгы кешеләре, мич цстендә ятучы Емеля, рингтагы боксчылар һәм башкалар бар иде.
Азат Абзалов фестивальне киләсе елда да дәвам итү планлаштырыла, дип билгеләп үтте: «Бәлки без форматны эшләп бетерербез, мәсәлән, аны берничә этапта оештыру идеясе бар», – дип сөйләде Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Фестивальнең жюри составына Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров, партнер-компания вәкиле һәм Самарадан иң актив җанатар керде. Җиңүче төп приз - 50 мең сумга, ә калган катнашучылар кызыксындыру призларына ия булды.