В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан» гаилә үзәге янында концерт программасы оештырылачак, сәүдә рәтләре эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрнең төп бәйрәм мәйданчыгын ачу концепциясе узып бара торган елда актуаль булган IT-технологияләргә багышланган. Кыш бабай бәйрәм кунакларын ясалма интеллектка ия булган I-чыршы белән таныштырачак. Алып баручылар һәм Кыш Бабай белән бергә яшел гүзәлкәй шәһәрдә яшәүчеләр белән «аралашачак», аларны Яңа ел белән котлаячак, шулай ук Татарстан мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләячәк.
Якты тамашадан тыш, ачылу тантанасында популяр Казан артистларының чыгышлары да көтелә. Кичәнең хедлайнеры - җырчы Анастасия Макарова. Шулай ук «Шарм» шоу-театры, «Гранде» триосы, Just Brass музыкаль төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак. Бәйрәм 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.
KZN.RU порталында Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган бүлек ачылды. Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга уңайлы булсын өчен анда Яңа ел каникулларында вакытны ничек күңелле уздыру һәм бәйрәмнәр чорында шәһәрдә нинди чаралар уздырылуы турында бөтен файдалы мәгълүмат тупланды.
«Казанда Яңа ел - 2021» бүлегендә шәһәрдә бәйрәм мәйданчыклары, Яңа ел чыршыларының кайда сатылуы һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары турында белергә була. Биредә шулай ук шәһәрдә, шул исәптән Казан паркларында һәм скверларында узачак мәдәни чаралар афишасы белән, Яңа ел бәйрәмнәрендә транспортның эш режимы белән танышырга мөмкин.